Форумда катнашучыларны татар милли мәдәнияте белән таныштыралар – чит ил кунаклары арасында Шүрәле һәм Су Анасы зур кызыксыну уяткан
Фото: Мәдәният идарәсе
Шәһәр мәдәният идарәсендә хәбәр итүләренчә, бүген сәхнәгә ТРның халык артисты Рөстәм Асаев, ТРның атказанган артистлары Анастасия Макарова, Әмир Әхмәдишин, Рөстәм Насыйбуллин, Марина Карпова, шулай ук халыкара конкурслар лауреатлары Сәидә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Гафурова, «Зәкәрия» төркеме чыгачак.
Казан павильонында шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханә системасыннан китап күргәзмәсе оештырылган, анда татар әдәбияты, ТР башкаласы турында тарихи китаплар, шулай ук балалар әсәрләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә чит ил кунаклары арасында аеруча популяр, диделәр мәдәният идарәсендә. Аларны бигрәк тә әкият геройлары – Шүрәле һәм Су Анасы кызыксындыра икән.
Казанның туклану департаменты милли сыйлар күргәзмәсен тәкъдим иткән – форум кунаклары чәкчәк, бавырсак һәм башка күп кенә тәм-томнарны татып карый ала. Шулай ук мәйданчыкта Татарстан Республикасының чигелгән картасы урнаштырылган.
Татарстан башкаласының туризмны үстерү комитеты Казан павильонында милли костюмнар белән фотозона һәм мерч зонасы оештырган, теләгән һәркем үзе белән шәһәр турында истәлек алып китә ала. Шулай ук бүген мәйданчыкта комитет мастер-класслар үткәрәчәк. Аның кысаларында форум кунакларына үз куллары белән хатын-кызларның милли баш киеме – калфак, күкрәк бизәге – изү эшләп карарга тәкъдим ителә, кастомизация буенча мастер-класс та булыр дип көтелә.
Россия шәһәрләре павильоннарында фестиваль кунакларына ил төбәкләренең үзенчәлекләре турында сөйлиләр. Мәсәлән, «Россия җаны» мәйданыннан ерак түгел Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ямал һәм Белгород өлкәсе шәһәрләре кампуслары урнашкан. Ә Бөтендөнья яшьләр фестивале халыкара аэропортында 28 зона эшли: Краснодар краеннан алып Ненец автономияле округына кадәр. Һәр мәйданчыкка мөстәкыйль рәвештә дә, экскурсия төркеме составында да сәяхәт кылырга мөмкин.
Бөтендөнья яшьләр фестивале Сочида 1 нче марттан 7 нче мартка кадәр уза. Иң зур халыкара вакыйга «Сириус» федераль территориясендә бөтен дөньядан 20 мең катнашучыны – мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт, бизнес, медиа һәм башка өлкәләрдәге яшь лидерларны җыйган. Аларның 10 меңе – чит ил кунаклары.
Бөтендөнья яшьләр фестивале Россия президенты Владимир Путин указы нигезендә үткәрелә. Чараның төп максаты – халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү. Фестивальнең оештыручысы – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык.