Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2018, 10:09

Казанда “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшергән вакытта Кремль урамын ябып торачаклар

Әлеге карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Октябрь аенда Казанда “Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмын төшергән вакытта Кремль урамында хәрәкәт чикләнеләчәк. Әлеге карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар.

Чикләүләр 5-нче октябрьнең 7.00 сәгатеннән 10-нчы октябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр Университет урамыннан Астрономия урамына кадәр гамәлдә булачак. Хәрәкәт ике юнәлеш буенча да ябылачак.

Исегезгә төшерәбез, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы буенча картина төшерүләр сентябрь аенда Татарстанның Лаеш районында башланып китте. Фильмдагы төп рольне театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкара. Шулай ук төшерү эшләре Казан Кремлендә, Карл Маркс урамында да булыр дип көтелә.

Романны төшерү барышында күп серияле фильм барлыкка килергә тиеш – ул барлыгы 8 сериядән торачак. Фильмны “Россия 1” телеканалы заказы буенча “Русское” кинокомпаниясе төшерә.
Барлык яңалыклар

Казанда “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшергән вакытта Кремль урамын ябып торачаклар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Октябрь аенда Казанда “Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмын төшергән вакытта Кремль урамында хәрәкәт чикләнеләчәк. Әлеге карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар. </p> <p> Чикләүләр 5-нче октябрьнең 7.00 сәгатеннән 10-нчы октябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр Университет урамыннан Астрономия урамына кадәр гамәлдә булачак. Хәрәкәт ике юнәлеш буенча да ябылачак. </p> <p> Исегезгә төшерәбез, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы буенча картина төшерүләр сентябрь аенда Татарстанның Лаеш районында башланып китте. Фильмдагы төп рольне театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкара. Шулай ук төшерү эшләре Казан Кремлендә, Карл Маркс урамында да булыр дип көтелә. </p> Романны төшерү барышында күп серияле фильм барлыкка килергә тиеш – ул барлыгы 8 сериядән торачак. Фильмны “Россия 1” телеканалы заказы буенча “Русское” кинокомпаниясе төшерә.