Спорт фестивале 19 нчы майга планлаштырылган
Фото: Марат Мөгыйнов
19 нчы майда 6:30 дан 12:30 га кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
Подлужная урамы буенча Миллениум күпереннән Подлужная урамындагы 17 нче йортка кадәр (торак сектордан Толстой урамына чыгу мөмкинлеге белән ике якка да хәрәкәт туктатыла);
Вишневский урамы буенча (Вишневский урамыннан Подлужная урамына төшү юлы);
Миллениум күпереннән Подлужная урамына төшү юлы.
Исегезгә төшерәбез, «ЗаБег.РФ» ярыммарафонында катнашучылар традицион рәвештә 1, 5, 10 һәм 21,1 км дистанцияләргә йөгерә алачак. Спорт фестиваленә теркәлү дәвам итә. Җанатарларны һәм спортчыларны концерт программасы, балалар өчен күңел ачулар һәм башка активлыклар көтә. Шулай ук аерым ял зонасы оештырылачак.