В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аэропорт һәм җәмәгать транспорты штат режимында эшләвен дәвам итә
Фото: Денис Гордийко
«Киләчәк уеннары»ның иң тыгыз көннәрендә аэропорт якынча 80 халыкара һәм даими рейслар кабул итәчәк», – диде спикер.
400 берәмлек транспортның 95 е – туристлык классындагы автобуслар, 60 ы – брендлы микроавтобуслар.
«Шәһәр урамнарында мондый төрдәге транспорт чаралары күрсәгез, аларны юлларда үткәрүегезне сорыйбыз, хәлебезгә керерсез дип уйлыйм», – дип мөрәҗәгать итте Казан автомобильчеләренә Марат Хисаметдинов. Шул ук вакытта спикер турнирны үткәрү шәһәр халкының гадәти тормышына берничек тә комачауламаячагын билгеләп үтте, чөнки җәмәгать транспорты штат режимында эшләвен дәвам итә.
«Рейслар арасындагы интервал – якынча бер сәгатьне, юлга киткән вакыт 25 минутны тәшкил итәчәк. Бәя үзгәрми – бу пассажирлар өчен 62 сум. Даими рейслар арасында өстәмә рәвештә кертелә торган махсус поездларда волонтерларның һәм аккредитацияләнгән затларның бушлай йөрү мөмкинлеге булачак», – дип хәбәр итте спикер.
Шәһәр яны поездларының эш графигы үзгәрми: составлар 6:30 дан 22:30 га кадәр йөриячәк. Әмма «Киләчәк уеннары»н уздыру чорында Казаннан аэропортка – 14 состав, ә кирегә 15 җибәреләчәк. Гадәти вакытта аларның саны бер якка – сигез, икенче якка – тугыз.
Казан Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров сүзләренә караганда, турнир уздыру чорында берничә урам буенча хәрәкәт чикләүләре кертелгән, вакытлыча юл билгеләре куелачак.
«Юл хәрәкәтенең төп маршрутлары һәм билгеләнгән аерым полосалар чистартылган, эш тәүлек әйләнәсе алып барыла. Барлык подрядчы оешмалар җәмәгать транспорты полосаларын, шул исәптән протокол маршрутлары буенча участокларны җыештыру белән мәшгуль», – дип хәбәр итте ул.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Алар яңа дисциплиналар буенча, заманча технологияләрне кулланып, цифрлы мохиттә һәм физик активлык белән үткәреләчәк. Турнирда 107 илдән 2 мең кеше катнашачак. Турнирның амбассадорлары арасында Влад «А4», Егор Крид, DJ Smash, Андрей Аршавин, Артем Дзюба, Слава «Бустер» бар.
Камилә Вилданова