В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер юл участоклары 1 нче июльдән 2 сенә каршы төндә ябылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Казанда «Төнге велофест» уздыруга бәйле рәвештә транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар ТР башкаласы Башкарма комитетында имзаланды.
Юлларның түбәндәге участоклары ябылачак:
1 нче июльдә 20:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр – Оренбург тракты ягыннан Универсиада авылы каршындагы мәйдан (хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр – Оренбург тракты (Җиңү проспектыннан Универсиада проспектына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
1 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр – Универсиада проспекты (Оренбург трактыннан Тихомирный урамына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
1 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр – Әмәт магистрале (Универсиада проспектына керү, хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
1 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр – Н.Назарбаев урамы (Универсиада проспектына керү юлы, хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
1 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр – Вишневский урамы (Универсиада проспектына керү юлы, хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
1 нче июльдә 22:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр Тихомирный урамы (Петербург урамыннан Щербаков тыкрыгына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Т.Миңнуллин урамы (Петербург урамыннан Тихомирнов урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Луковский урамы (Калинин урамыннан Тихомирнов урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Ульянов-Ленин урамында (Петербург урамыннан һәм Ульянов-Ленин урамындагы 19 нчы йорттан Тихомирнов урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – А.Айдинов урамы (Петербург урамыннан Щербаков тыкрыгына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Щербаков тыкрыгы (Тихомирный урамыннан Пушкин урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Пушкин урамында (Островский урамыннан Пушкин урамындагы 17 нче йортка кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Бутлеров урамында (Маяковский урамыннан Пушкин урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Профсоюз урамы (Щербаков тыкрыгыннан Бауман урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Университет урамы (Островский урамыннан Кремль урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Астрономия урамы (Бауман урамыннан Кремль урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – К.Нәҗми урамында (Профсоюз урамыннан Кремль урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – М.Җәлил урамы (Профсоюз урамыннан Кремль урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 00:00 сәгатенә кадәр – Чернышевский урамы (Уң як Болак урамыннан Кремль урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:30 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Меңьеллык мәйданында (Уң як Болак урамыннан Декабристлар урамына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлешен туктату);
1 нче июльнең 22:30 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Ташаяк урамы (Сул як Болак урамыннан Уң як Болак урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:30 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Уң як Болак урамы (Ташаяк урамы белән киселештә, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:30 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Иванов авышлыгы (Кремль урамыннан Бауман урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:30 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Бауман урамында (Иванов авышлыгы белән киселештә, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:30 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Батурин урамында (Кремль дамбасына чыгу юлы, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 22:40 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Кремль дамбасы (Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлешен туктату);
1 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Бондаренко урамы (Фестиваль бульварынан С.Хәким урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү);
1 нче июльнең 23:00 сәгатеннән 2 нче июльнең 01:00 сәгатенә кадәр – Әпсәләмов урамында (Чистай урамыннан С.Хәким урамына кадәр, хәрәкәтне тулысынча чикләү).