В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт итүнең вакытлыча схемалары 21 нче июльдә 7:00 дән 13:00 гә кадәр гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
22 нче номерлы автобуслар, энергетика университеты ягына таба барганда, Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәкләр. Кире юнәлештә автобуслар К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы –Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
28 нче номерлы автобуслар К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
28а номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
89 нчы номерлы автобуслар, энергетика университеты ягына таба барганда, К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Кире юнәлештә автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
Дүрт автобусның вакытлыча хәрәкәт схемалары 7:00 дән 13:00 гә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 20 нче һәм 21 нче июльдә Казанның үзәк урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте һәм туктау урыннары чикләнәчәк.