Динлеләр Благовещение соборыннан алып Богородицкий монастырена кадәр узачак
21 июльдә Казанда транспорт хәрәкәте кайбер урамнарда чикләнәчәк. Бу изге Ананың Казан иконасын алу уңаеннан тәре йөреше үткәрүгә бәйле. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта җәмәгать оешмалары белән элемтә бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илгиз Сарманов хәбәр итте.
«Эчке эшләр идарәсе, чараларны имин үткәрү өчен максималь шартлар тудыруыгызны сорыйм, – дип йөкләде башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Район администрациясе, тәре йөрешен үткәрүгә ярдәм итүегезне үтенәм, оештыру ягыннан да, төзекләндерү буенча да ярдәм итүегезне сорыйм. Соңыннан барысы да чистартылган һәм җыештырылган булсын, кешеләр күп булачак».
Илгиз Сарманов сөйләвенчә, бәйрәм чарасы Благовещение соборында тантаналы гыйбадәттән 7:30да башлана. Аннары Казан Кремле тирәли һәм Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородицкий монастырена кадәр тәре йөреше узачак.
Шуңа бәйле рәвештә, 21 июльдә 7:00 дән әлеге маршрут буенча транспорт хәрәкәте ябыла. Чикләүләр тәре йөреше узу саен төшереләчәк. Шулай ук 20 июльдә 20:00 сәгатьтән Миславский урамында машина кую урыннарын чикләячәкләр.