Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2023, 17:29

Вознесение трактында чыгу юлын Җиңү проспектына таба киңәйтергә планлаштыралар

Төзелеш эшләре вакытында магистраль участогында транспорт хәрәкәте ябылачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казанлылар үтенече буенча Вознесение трактында Җиңү проспектына чыгу юлын киңәйтергә планлаштыралар. Төзелеш эшләре вакытында магистраль участогы буенча транспорт хәрәкәте ябылачак.

Исегезгә төшерәбез, бер атна эчендә Вознесение трактында ике фура транспорт агымын томалаган: беренче машина, ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ватылган, ә икенче очракта кеше факторы үз ролен уйнаган. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, подрядчы шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып, чыгу юлын киңәйтү өчен нинди чаралар күрергә мөмкинлеген тикшерә.

Участок үзе барлык нормативларга җавап бирә, ә конфигурациясе һәм киңлеге буенча шәһәрдә башка шундыйларны кабатлый. Юл хәрәкәтен эшләтеп җибәрү алдыннан, трал, фура, КАМАЗ һәм техниканың башка төрләре ярдәмендә чыгу юлын тикшерделәр. Авырлыклар тумады.

Чыгу юлын киңәйтү өчен 17 нче октябрьнең 21:00 сәгатеннән 21 нче октябрьнең 6:00 сәгатенә кадәр Вознесение трактыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәт ябылачак. Подрядчы оешма алдан ук әйләнеп узар өчен юлларны сайларга куша.

Исегезгә төшерәбез, 3,8 км озынлыктагы Вознесение трактының беренче участогы буенча хәрәкәтне 12 нче октябрьдә ачтылар. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Тиз хәрәкәт итү өчен магистральдә ике тоннель һәм өч җир асты кичүе төзелгән.

Вознесение трактының икенче өлеше Җиңү проспектыннан М-7 «Волга» автомобиль юлына кадәр узачак. Бу участокның озынлыгы 7,5 км тәшкил итәчәк һәм тагын 2,6 км – квартал эчендәге юллар. Магистраль Мамадыш трактын бушатачак һәм якындагы торак микрорайоннардан трафик кабул итәчәк.

Барлык яңалыклар