Сәбәбе — вакытлыча транспорт керүен һәм чыгуын оештыру
Казанда Вознесенск трактында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу вакытлыча транспортның керү-чыгуын оештыру өчен кирәк.
Тышкы төзекләндерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 13 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Бохара урамында төзелеп килүче 5 нче номерлы торак йорт районында машина юлын кыскартачаклар һәм тротуарны ябачаклар.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.