В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр кан басымын һәм организмдагы сөрем газы күләмен үлчәтә, ЭКГ һ.б. процедуралар үтә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). 26 июльдә “Восстание-Пассажирская” вокзалында бушлай медицина тикшерүе үтеп була. 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр биредә “Пассажир көне” акциясе узачак.
Медицина тикшерүе вакытында кан басымын һәм организмдагы сөрем газы күләмен үлчәтергә, ЭКГ ясатырга, тән массасы индексын исәпләтергә һәм башка диагностик процедуралар үтәргә мөмкин. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча табиб-терапевт күрсәтмәләр бирәчәк. Тикшеренү үтү өчен паспорт һәм медицина полисы кирәк, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.
Май аенда мондый акция “Казан 1” вокзалында үткән иде. Ул вакытта 100-гә якын кеше ВИЧ авыруына экспресс-тест үтте.