В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң күп икенчел чимал Татарстан башкаласында җыелган
Казанда 2024 ел нәтиҗәләре буенча Горький тимер юлы вокзалларында фандоматларга файдаланылган 82,6 мең савыт тапшырылган. Горький тимер юлларының вокзал комплексларында җайланмалар ярдәмендә гомуми авырлыгы 11,7 тоннага якын булган 355 мең пластик шешә һәм алюминий банкалар җыелган.
Иң күп чимал Казан, Чабаксар (57,6 мең), Владимир (47,7 мең), Түбән Новгород (38,3 мең) һәм Киров (27,8 мең) вокзалларында җыелган. Кулланылган савытлар җайланмаларны тутырганчы фандоматларда саклана, аннары махсуслаштырылган оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан сортлана.
Горький тимер юлларының Казан филиалы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чистартылган шешәләрне кием-салым, мебель һәм башка әйберләр җитештерү өчен ваклыйлар һәм кабат кулланалар.
Икенчел чималны кулланучыларга тапшырганда, җайланмаларның кулланучыларына бонуслар өстиләр, аларны компания-партнерларда ташламаларга алыштырырга мөмкин. Савытны тапшырганда баллар алу өчен Ecoplatform бонус программасында теркәлгән телефон номерын кертергә кирәк.
Горький магистраленең вокзал комплексларында барлыгы 28 фандомат урнаштырылган. Алар Түбән Новгород, Казан, Ижау, Киров, Әгерҗе, Арзамас, Дзержинск, Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Ковров, Чабаксар, Муром һәм Янаулда урнашкан.