В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны уздыру өчен Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында су белән тәэмин итүне өзәргә кирәк булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында тәүлеккә су белән тәэмин итү сүндереләчәк. Бу 1971 елда төзелгән 900 мм диаметрлы суүткәргечтә аварияле ситуация белән бәйле, ул Сәлимҗанов һәм Пушкин урамнары киселешендә урнашкан. Камерада агып чыгу ачыкланган, суүткәргечне, каты ага башлаганчы, ашыгыч рәвештә реконструкцияләү кирәк.
Хәзерге вакытта «Водоканал» МУП, сүндерү азрак санда абонентларга кагылсын өчен, башка челтәрләргә тоташтыру, суүткәргеч челтәренең гидравлик режимын үзгәртү һәм көйләү буенча әзерлек эшләре алып бара. Объектта эшләү өчен 20 берәмлеккә кадәр махсус техника һәм 30 эшче җәлеп ителгән.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 22 нче декабрьнең 10:00 сәгатеннән 23 нче декабрьнең 10:00 сәгатенә кадәр 125 күпфатирлы йортта, җиде мәктәптә һәм дүрт балалар бакчасында су булмаячак. Шулай ук 327 административ бина, 43 кунакханә һәм җиде шәхси йорт сусыз калачак. Адресларның тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Моннан тыш, 505 күпфатирлы йортта, 11 мәктәптә, 17 балалар бакчасында, 320 административ бинада һәм 11 хастаханәдә су белән тәэмин итү басымының кимүе көтелә. Адреслар исемлеге түбәндәге сылтама буенча басылган.
Эшләр вакытында автоцистерналар белән су китерү оештырылачак.