Алар балыкчылар һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда барлыкка киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Беренче чиратта боз катламы эчке сулыкларда (күлләрдә, буаларда), елга култыкларында һәм республиканың кече елгаларында барлыкка килә. Хәзер боз калынлыгы – 2 см, бер кешенең бозда булу өчен куркынычсыз норматив калынлыгы – 7 см.
Бүген Татарстанда җыелма мобиль төркемнәр кизү тора, алар составына муниципаль районнарның административ-техник комиссиясе вәкилләре керә. Алар профилактик эш башкарачак, шулай ук 7 см калынлыктагы бозга чыккан хокук бозучыларга штраф салачак. Патрульлек итү һава мендәрендәге судноларда да башкарылачак.
18 нче ноябрьдә Лаеш һәм Минзәлә районнарында беренче коткару постлары урнаштырылачак, ә 19 нчы ноябрьдә – Казанда, Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге базасында һәм Лаешта. Постларны балыкчылар күпләп җыелган һәм кешеләр күпләп чыга торган урыннарда куялар, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.