Коткаручылар, калынлыгы 10 см булганчы, халыкның бозга чыкмауларын күзәтеп торачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Татарстан Республикасында һәм аның башкаласында якын көннәрдә минус 16 градуска кадәр салкыннар башлана. Бу вакытта су температурасы кышкыга якынлашачак һәм минус 3-4 градуска кадәр төшәчәк, шуңа күрә боз катуы ихтимал. Республика халкын, бозга чыгу өчен боз калынлыгы ким дигәндә 10 см тәшкил иткәнне көтәргә кирәк, дип кисәтәләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.
Боз кату чорында су объектларындагы хәлләрне һава мендәре суднолары белән тәэмин ителгән тәүлек буе коткару постлары контрольдә тотачак. Бу сезонда республикада шундый 10 пост оештырылачак. Алар үтүчәнлеге югары булган махсуслаштырылган техника, жилетлар, коткару боҗралары һәм башка куркынычсызлык чаралары белән 100%-ка җиһазландырылган.
Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, ныгымаган бозга чыккан өчен кисәтү яисә 1,5 мең сумнан башлап административ штраф салу каралган. Моннан тыш, боз кичүе җиһазландырылмаган урыннарда автотранспорт белән боз аша чыгу тыела. Моның өчен 3 мең сумнан башлап административ штраф салу каралган.
Балык тотарга яратучыларга, кеше салкын суга эләккәндә, вакытның минутлап түгел, секундлап баруын истә тотарга кирәк, дип ассызыклады И.Насыйбуллин. Зәңгәрсу яки яшел төсмерле үтә күренмәле һәм калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаган боз кичү өчен куркынычсыз булып санала. Сөт төсендәге, ак яки тонык төстәге боз үтә күренмәле боздан ике тапкырга чыдамсызрак. Моннан тыш, республика халкына торак пунктлардан ерак урнашкан таныш булмаган сулыкларда ялгыз гына балык тотмаска киңәш итәләр.
Казанда традицион рәвештә боздагы тотрыксыз хәл Киров, Ленин һәм «Миллениум» күперләре янында күзәтелә. Биредә күп ерганаклар барлыкка килә, шуңа күрә биредәге хәл - иң куркынычлардан санала. Шулай ук текә ярларның борылышларына, үсемлекләрнең күп сандагы участокларына да саклык белән карарга кирәк, диде ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары.
Боз астына төшкән очракта, сумкалардан тиз арада арынырга, кулларны киң җәеп корсакка ятарга һәм куркыныч зонадан чыгарга кирәк. «Үзегез килгән якка таба гына хәрәкәт итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте спикер.
Исегезгә төшерәбез, 11-нче ноябрьдә Казанда Идел буенча пассажирлар навигациясе тәмамланды. Бозга чыгу өчен балыкчыларга навигация чорының тулысынча тәмамлануын көтәргә һәм ныклы боз катламы ятканын көтәргә кирәк булачак, дип нәтиҗә ясады Илһам Насыйбуллин.