Тәртип бозучыларның тәгәрмәчләренә блокираторларны 22-нче декабрьдән куя башладылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). 22-нче декабрьдән Казанда муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларга яңа йогынты ясау чарасы эшли башлады. Дәүләт номерларыннан башка калдырылган автомобильләрнең тәгәрмәчләренә хуҗаларының шәхесен ачыклаганчы блокираторлар куела. Бу вакыт эчендә шәһәрдә административ хокук бозу турында 38 беркетмә төзелгән һәм муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 29 административ эш кузгатылган.
Рейдлар башланганнан бирле машиналарда урнаштырылган ике блокиратор урланган. Аларның берсе муниципаль парковка янында ватык килеш табылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә бер җинаятьче ачыкланган һәм полиция бүлегенә күрсәтмәләр бирү өчен китерелгән, аларны җаваплылыкка җәлеп итү мәсьәләсе карала. Икенчесенең дә шәхесе билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, рейдлар «Шәһәр паркинг киңлеге оешмасы» муниципаль казна учреждениесе һәм Казанның административ-техник инспекциясе идарәсе тарафыннан уздырыла. Хокук бозучыларга каршы көрәшүнең яңа ысулы алдан, 20-нче декабрь көнне Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә игълан ителде. Блоклау машина хуҗасын билгеләү һәм аны административ җаваплылыкка тарту өчен башкарыла. Җайланманы салдыру өчен тәртип бозучыга контакт-үзәккә шалтыратырга кирәк – телефон номеры җайланмада күрсәтелгән.