Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2026, 15:00

Казан шәһәре Думасының VI сессиясендә 2026 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде

Керем өлеше 2 млрд 17,5 млн сумга, чыгым өлеше 4 млрд 208 млн сумга арта

Фото: Денис Гордийко

2026 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Керем өлеше 62 млрд 338 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше – 64 млрд 529 млн сум, дефицит 2 млрд 191 млн сум, аны каплау чыганагы булып шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары тора. Мондый карарны Казан шәһәре Думасы депутатлары VI хисап сессиясендә кабул итте.

Үзгәрешләр кертү зарурлыгы берничә сәбәп белән бәйле, дип аңлатты финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. Бюджет һәм автоном учреждениеләр хисапларыннан калган акчаларны кире кайтару хисабына ел башына керем өлеше 2 млрд 17,5 млн сумга арта.

Бюджетның чыгым өлеше 4 млрд 208,5 млн сумга арта. Акчалар түбәндәге чыгымнарга юнәлдереләчәк: ТКХ һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге чаралар (1 млрд 150,7 млн), муниципаль учреждениеләрне тоту (990,9 млн), муниципаль учреждениеләр биналарын төзекләндерү һәм төзү (955,8 млн), җәмәгать транспортына ярдәм итү (282,2 млн), күзәтчелек органнары таләпләрен бозуларны бетерү һәм күрсәтмәләрен үтәү, террорчылыкка каршы чаралар (170 млн), гомумшәһәр чаралары (147,1 млн).

Шулай ук ресурсларны цифрлаштыру чараларына (120 млн), мәгариф хезмәткәрләре хезмәтенә түләү фондын тулыландыруга (108,5 млн), җир кишәрлекләрен тартып алуга (95 млн), МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә (80 млн), шәһәр парковкаларын тотуга (70 млн), әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге чараларга (23,3 млн) һәм законсыз урнаштырылган күчемле милек объектларын эвакуацияләүгә һәм саклауга бүлеп бирәчәкләр (15 млн сум).

Казан шәһәре Думасы депутатлары ТР башкаласы бюджетына кертелә торган үзгәрешләрне хуплады.
Барлык яңалыклар