Керем өлеше 2 млрд 17,5 млн сумга, чыгым өлеше 4 млрд 208 млн сумга арта
Фото: Денис Гордийко
2026 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Керем өлеше 62 млрд 338 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше – 64 млрд 529 млн сум, дефицит 2 млрд 191 млн сум, аны каплау чыганагы булып шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары тора. Мондый карарны Казан шәһәре Думасы депутатлары VI хисап сессиясендә кабул итте.
Үзгәрешләр кертү зарурлыгы берничә сәбәп белән бәйле, дип аңлатты финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. Бюджет һәм автоном учреждениеләр хисапларыннан калган акчаларны кире кайтару хисабына ел башына керем өлеше 2 млрд 17,5 млн сумга арта.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.