Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2023, 15:24

Казанда язгы «Диалоглар»да шәһәр үсешенең бер өлеше буларак транспорт системасы турында фикер алышачаклар

Анда катнашу өчен архитекторлар яки ТР башкаласы бюросы гариза бирә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Апрель аенда Казанда язгы архитектура «Диалоглар»ы узачак. Очрашуларның төп темасы шәһәр үсеше процессының бер өлеше буларак транспорт системасы булачак.

«Диалоглар»да катнашучылар шәһәр урам-юл челтәрен үзгәртеп кору, велосипед һәм җәяүлеләр маршрутларын эшләү, уңайлы һәм куркынычсыз шәһәр транспортын оештыру, альтернатив мобильлек, парковкалар, күперләр, юлүткәргечләр, экодуклар һәм башка темалар буенча фикер алышачак.

Очрашуларда илнең алдынгы архитектура бюросы вәкилләре чыгыш ясаячак, үз-үзеңне презентацияләү һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-класслар, шулай ук башка активлыклар оештырылачак. Тулырак мәгълүматны Казан үсеше институтының Telegram-каналында бастырачаклар.

Булачак «Диалоглар» темасы очраклы сайланмаган. Сораштыру нәтиҗәләре транспорт коммуникацияләренә аеруча игътибар бирергә кирәклеген күрсәтте. Куркынычсызлык, уңайлылык, нәтиҗәлелек һәм һәркем куллана алырлык булу – Казанга кирәк булган транспорт инфраструктурасының төп өлеше.

«Диалоглар»да барлык дәрәҗәдәге хакимият, профильле институтлар, үсеш үзәкләре вәкилләре, транспорт чишелешләрен эшләүчеләр, шулай ук тема белән кызыксынучылар катнаша ала. Казан архитекторлары һәм бюроларыннан заявкалар кабул итү башланды. Анкеталарны 31 нче мартка кадәр сылтама буенча кабул итәләр.

«Диалоглар» 13 нче һәм 14 нче апрельдә Казан Кремлендә узачак, дип хәбәр итә Казан үсеше институты командасы.

Барлык яңалыклар