Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2022, 17:31

Язгы Open Space Market очрашуында казанлылар гардеробны яңарта һәм икенчел чималны тапшыра алачак

Килүчеләргә лекцияләр һәм мастер-классларда катнашырга, шулай ук Мексика кухнясы ризыкларын татып карарга тәкъдим итәчәкләр.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). 23 нче һәм 24 нче апрельдә Казанда язгы Open Space Market узачак. Килүчеләр гардеробны яңарта, үзенчәлекле аш-су татып карый, музыка тыңлый, икенчел чимал тапшыра алачак.

Маркетта Россиянең яшь дизайнерларыннан кием-салым, аяк киеме, аксессуарлар, бизәнү әйберләре, шулай ук декор, интерьер әйберләре, уенчыклар, натураль косметика, хайваннар өчен товарлар, экотоварлар тәкъдим ителәчәк. Урам фуд-кортында Мексика кухнясы, Дания һәм француз хот-доглары, гадәти булмаган десертлар һәм башка бик күп ризыкларны татып карарга мөмкин булачак. Чарада Казан барларының бер командасы музыкаль номер куячак.

Лекцияләр һәм мастер-классларда катнашып, файдалы белем һәм күнекмәләр алырга мөмкин булачак.

Өй хайваны белән маркетка килгән казанлылар кассада «дүрт аяклы дуслары» өчен миска һәм су алачак.

Open Space Market территориясендә икенчел чималны кабул итү пункты эшләячәк. Шәһәр халкы пластик карточкалар, кырыну станоклары, «Тылсымлы капкачлар» акциясе өчен пластик капкачлар, кремнардан бушаган савытлар, эчке ягы металлдан эшләнгән теш пастларының киселеп чистартылган савытлары, чеклар, CD- һәм DVD-дисклар, аудио-, видеокассеталар һәм аларның тартмалары, эчемлекләрдән бушаган пластик трубкалар, су фильтрларының картриджлары, ватылган телефоннар, чыбыклар һәм зарядкалар, батарейкалар, иске кирәкмәгән компьютерлар, ноутбуклар һәм аларның детальләре, шәраб бөкеләре, фольга, киселеп юылган дой-паклар алып килә ала.

Чара 11:00 дән 20:00 гә кадәр Казан ипподромы территориясендә Патрис Лумумба ур., 47а корпус 1 адресы буенча узачак. 7 яшькә кадәрге балаларга һәм пенсионерларга керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар