В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарага керү 16 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен ирекле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Заманча хореография кичәсе 23 августта «Ирек мәйданы» фестивале кысаларында оештырылачак Аксенов исемендәге Казан скверында узачак.
Монда фестивальдә Мәскәү хореограф-куючысы Анна Дельцованың бәйсез биючеләр өчен лабораториясе кысаларында оештырылган пластик спектакль эскизын тәкъдим итәчәкләр. Казан хореографлары да үз эшләрен тәкъдим итәчәк: Инна Олейник һәм Марина Белашова, Оксана Антонова, Марсель һәм Мария Нуриева, Руслан Шайметова (Virtus Crew), Алессандро Кагеджи, Дмитрий Феклин (Level Up Crew) һәм «Соңгы мизгелдә» иҗат коллаборациясе.
Хореография кичәсе 18.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Чарага керү 16 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен ирекле.