В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Азбука» яшьләр киңлегендә «Духов день» фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). 11-нче февральдә Казанның «Азбука» яшьләр киңлегендә традицион рус мәдәниятенә багышланган иҗат кичәсе узачак.
Чара «Фолк кемп» фильмын карау белән башланачак. Программаны «Духов день» яшьләр фольклор ансамбле чыгышы дәвам итәчәк.
Чара 18.30 сәгатьтә башлана. Иҗади кичә түбәндәге адрес буенча урнашкан Сергий Радонежский храмында узачак: Япеев ур., 2 (цоколь кат). Керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.