Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасы әсәрләр тәкъдим итәчәк
Чәршәмбе көнне, 31 нче июльдә, Казанның «Черек күл» паркында «Мәдәни мохит» проектының чираттагы чарасы узачак. Анда София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры, «Симфо-Капелла. Абгрейд» коллективы, Дмитрий Железнов һәм DJ Али Гайнанов капелласы чыгыш ясаячак.
«Кунаклар конструкцияләү, сәйлән үрү, панно ясау, йоннан коеп ясау һәм башкалар буенча мастер-классларга кушыла алачак. Аларның кайберләрендә катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Шулай ук казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен «Бохо» стилендә фотозона һәм Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасыннан буккроссинг әзерләгәннәр», – дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.
Чара 18:30 да башлана, керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шулай ук «Урын гение» проекты очрашулары дәвам итә. П.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбе ишегалдында һәр пәнҗешәмбе саен иҗат коллективлары чыгыш ясый. Бу мәйдан учреждениенең капиталь ремонтыннан соң ачылды. Анда сәхнә һәм 200 кеше сыешлы импровизацияләнгән тамашачылар залы урнаштырылды. Яңа зур булмаган җәмәгать киңлеген казанлылар тиз яратып өлгерде, узган җәйдә ул территориядә 10 концерт үткәрелде.