Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2025, 17:27

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кичәсендә «Чабата» перформансын тәкъдим итәчәкләр

Шәһәр халкы бию бәйгесенә, мастер-класска һәм традицион фольклор уеннарына кушыла алачак

Кабан күле яр буенда иртәгә, 7 августта, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Оештыручылар Россиянең төрле почмакларында билгеле булган «чабата» татар халык биюен планлаштырганнар.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары шулай ук «чабата» музыкаль-бию перформансын күзәтә алачак, мастер-класска, традицион фольклор уеннарына һәм популяр бию бәйгесенә кушылачак.

Кичәне Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыка өчен мультиинструменталистлар Айдар Абдрахимов һәм Айбулат Харисов җавап бирәчәк. Хореографлар ролендә Алия Төхбатуллина һәм Рафаэль Мустяков чыгыш ясаячак.

Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театр янында Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан көтеп калачаклар, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда бию проектының юбилее уңаеннан «Бию көрәше» бию турниры узачак. Анда 29 августта татар биюен профессиональ булмаган башкаручылар көрәшәчәк.

Барлык яңалыклар