Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Шөгыльгә кадәр тамашачыларга курчак тамашасы күрсәтеләчәк
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кичәсендә татар фольклорыннан төркемле уеннар күрсәтеләчәк
Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы җыены узачак. Кичә татар фольклорында популяр булган төркемле уеннарга багышлана.

Шөгыль алдыннан катнашучылар алдында курчак тамашасы белән яшь актер Илья Салин чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Программаны Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыкаль фон өчен күп төрле инструментлар да уйнаучы Ильяс Фәрхуллин, Айдар Әбдрахимов һәм Айдар Ниязов җавап бирәчәк. Хореографлар — Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустяков.

Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янында көтәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җыеннары һәр пәнҗешәмбе саен, җәй ахырына кадәр узачак.

2024-08-08T09:23:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.