Билет программасына стартны онлайн-форматта блогер Влад А4 бирәчәк
Фото: «Киләчәк уеннары»н оештыру комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). ВДНХда чәршәмбе, 20 нче декабрьдә, 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары»ның биш фиджитал-дисциплинасы буенча командалар жирәбәсе узачак. Шул ук көнне булачак спорт вакыйгасына билетлар уйнатылачак.
«VK очрашу урыны» G павильонында фиджитал-скейтбординг, фиджитал-BMX, фиджитал-көрәш, кибатлетика һәм дроннар узышлары командаларының беренче жирәбәсе узачак. Катнашучылар мультиспорт турнирының булачак көндәшләре белән танышачак.
Социаль челтәрләрдә турнирга язылучылар өчен интерактив конкурсны Влад А4 блогеры башлап җибәрәчәк. «Киләчәк уеннары» берләшмәсендәге теләгән һәркем жирәбә салу барышын карый һәм конкурста катнаша алачак.
Ярышларда 100 дән артык илдән 2 меңгә якын катнашучы көтелә. Фиджитал-дисциплиналарның калган командалары өчен жирәбә салу 2024 елның гыйнварында узачак.