В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирда илнең иң яхшы 200 спортчысы катнашачак
Фото: Россия чаңгы ярышлары федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче гыйнвар). Казанда 10-15 нче гыйнварда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы узачак. Турнир илнең иң яхшы 200 чаңгычы-узышчысын берләштерәчәк.
Катнашучылар ирекле стильдә узышта, классик стильдә спринтта һәм скиатлонда җиңү өчен көрәшәчәк. Җанатарлар Александр Большунов, Сергей Ардашев, Савелий Коростелев, Александр Терентьев, Иван Горбунов, Вероника Степанова, Мария Истомина, Лидия Горбунова һәм Дарья Непряева кебек танылган спортчыларның чыгышларын карый алачак.
Ярышларны Мирный бистәсенең чаңгы-биатлон комплексы кабул итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.