Эшләр шулай ук Мусин урамында да бара.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Казанның Залесная урамында «КЭМП» тукталышы янында җәяүлеләр өчен җир асты кичүе капиталь ремонтланачак. Эшчеләр тышкы яктан плиткаларны алыштыралар инде һәм баскычларны яңа материал белән ясар өчен әзерлиләр. Шул ук кичүдә поликарбонат түбәне озынайтачаклар, шуннан соң ул җәяүлеләр өлешен тулысынча ябачак.
Моннан тыш, ремонт эшләре Мусин урамындагы җәяүлеләр өчен җир асты кичүендә бара. Монда белгечләр поликарбонаттан ясалган түбәләрне тулысынча яңартачаклар һәм каркасны буяячаклар. Шулай ук эшчеләр су агып китсен өчен яңа улаклар урнаштырачаклар. Хәзер ремонт сәүдә үзәге ягыннан ике төшү өлешендә бара, алга таба белгечләр юлның каршы ягында чыгу юлларын яңартачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Казанда барлыгы 35 җир асты һәм 26 җир өсте җәяүлеләр кичүе бар. Аларда агымдагы ремонт кирәк булганда үткәрелә. Элегрәк Сәетгалиев, Коммунаров, Ершов урамнарындагы кичүләргә ремонт ясалды. Шулай ук Тукай урамында һәм Җиңү Проспектында эшләр дәвам итә.