Ул 3 нче майдан гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Казанда Залесная урамында һәм Мамадыш трактында 3 нче майда тизлек режимын 80 км/сәг дәрәҗәсендә чикләүче юл билгеләре урнаштырылачак.
Бу бер яссылыкта җәяүлеләр кичүләре булмаган магистральләрнең үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа тизлек режимы юл шартлары начарланганчы гамәлдә булачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Транспорт комитеты.