Казанның Вишневский урамына тулы ремонт төгәлләнде, анда 73813 кв.м юл һәм 1413 кв.м тротуар яңартылды.
49 нчы йорт буенда белгечләр тоташ җәяүлеләр юлын бетергәннәр, аны автомобильчеләр парковка буларак кулланганнар. Хәзер бу зона җәяүлеләр өчен куркынычсыз.
Шулай ук тротуарлардан 20ләп яктырту баганасы күчергәннәр – хәзер алар юл уртасында түгел, ә яшел зонада тора. Кышын бу махсус техникага кар җыюны җиңеләйтәчәк. Яшел зона үзе 3624 квадрат метрга арткан.
Универсиада проспекты һәм Вишневский урамы киселешендә чыгу юлын ике буйга кадәр киңәйттеләр, ә җәяүлеләр өчен чакыру светофоры урнаштырдылар. Бу юлдагы бөкеләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.
Хәзер ремонт Агрономия һәм Нурсолтан Назарбаев урамнарында дәвам итә.