Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2024, 17:38

Университет урамында беренче «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС уеннары турында граффити барлыкка килде

Рәсемне 16 нчы бина каршындагы терәк диварда күрергә мөмкин

Казанның Университет урамында БРИКС саммитына яңа граффити барлыкка килде. Эшнең авторы QBic рәссамы.

Сурәт 16 нчы бина каршындагы 245 кв.м мәйданлы терәк диварда барлыкка килгән. Элек биредә 2013 елгы Универсиадага багышланган граффити күрергә мөмкин иде. Хәзер ул беренче «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС халыкара Уеннары турындагы эш белән тулыланды.

Граффити ясауга ике атна һәм 50 баллон буяу киткән, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары»ның беренче күптөрле спорт турниры Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр узды, ул дөньяның 100 дән артык иленнән 2 мең спортчыны берләштерде. Ә ярышларның тапшыруын 3,5 млрд тапкыр караганнар.

БРИКС Уеннарына июньдә 82 илдән тагын 5 меңнән артык спортчы җыелган. Турнир 27 спорт төре буенча узды: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү һ.б. ярышларны 25 миллионнан артык тамашачы күзәтте.

Шул ук вакытта БРИКС илләре саммиты Казанда 22—24 октябрьдә булачак. Зур халыкара вакыйга алдыннан шәһәрдә тулы куәтенә әзерлек эшләре бара. Элегрәк мэр Илсур Метшин күчмә киңәшмә уздырган иде, аның барышында ул архитектура яктыртуын куллануның яңа принциплары белән танышты.
Барлык яңалыклар