В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул торак кварталны Су спорты төрләре сарае һәм шул ук исемдәге тукталыш белән тоташтыра
Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы
Сибгат Хәким урамында «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан җир асты кичүе төзекләндерелә. Җәяүлеләр тоннеле торак кварталны Су спорты төрләре сарае һәм шул ук исемдәге тукталыш белән тоташтыра.
Эшчеләр җәяүлеләр кичүенең тышкы күренешен яхшырту максатыннан, иң беренче эш итеп, поликарбонатны салдырганнар, аннары металл корылма элементларын буяганнар. Хәзерге вакытта яңа поликарбонатны урнаштыру буенча монтаж эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Алдарак соңгы ике атнада Казан метрополитены тоннельләрендә якты диодлы 358 лампа алыштырылуы хакында хәбәр ителгән иде.