В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участоклары 14 нче марттан 27 нче сентябрьгә кадәр ябылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче март). Казанда вакытлыча Сахаров урамындагы автомобиль юлының берничә участогында хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шулай итеп, 14 нче марттан 24 нче апрельгә кадәр 1 нче номерлы йорт янында җирле юл буенча хәрәкәт чикләнәчәк. 25 нче апрельдән 29 нчы майга кадәр 12б номерлы йорт янындагы тротуар һәм Сахаров урамындагы 13 нче номерлы йорт янындагы юл өлешендә хәрәкәт ябыла. 30 нчы майдан 27 нче сентябрьгә кадәр 12 нче, 15 нче һәм 16 нчы номерлы йортлар янында тротуар, машиналар йөрү өлеше һәм җирле юл буенча хәрәкәт чикләнәчәк.
Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан яңгыр канализациясе челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле.