Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2024, 16:47

Сәетгалиев урамында җәяүлеләр өчен җир асты кичүен ремонтлаганнар

Эшчеләр баскычларны, керү төркемнәрен яңарттылар, стеналарны һәм түшәмне буядылар

«Казан-1» тимер юл вокзалы янында җәяүлеләр өчен җир асты кичүен төзекләндергәннәр.

Сәетгалиев урамындагы объектта электр челтәрләре алыштырылган, баскычлар яңартылган, идәнгә гранит җәелгән, гидроизоляция ясалган, су агызу рәшәткәләре куелган. Стеналар һәм түшәм буялган. Керү төркемнәре дә яңартылган — каркастан алып поликарбонатка кадәр.

Җир асты кичүен чиста һәм пөхтә тотарга һәм үтеп баручыларның үз-үзләрен тотышын күзәтергә видеокүзәтү камералары ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.

Хәзерге вакытта эшчеләр вак эшләрне төгәллиләр һәм кисәтүләрне бетерәләр. Ремонтлау эшләре быел октябрь аенда узачак БРИКС саммиты чараларына әзерлек кысаларында узды.

Моңа кадәр Оренбург трактында җәяүлеләр өчен җир өсте кичүендә беренче яңартылган лифтлар эшләтеп җибәрелгән иде. Аларны авария һәм искергән платформалар урынына урнаштырганнар. Яңа лифтларның җылытылган шахталары һәм тамбурлары бар, бу кешеләргә елның теләсә кайсы вакытында күтәрү платформаларыннан файдаланырга һәм җиһазларны һава шартларыннан сакларга мөмкинлек бирә.
Барлык яңалыклар