Авария 102 нче йорт каршында булган
Фото: Денис Гордийко
18:54 сәгатьтә көйләнелми торган җәяүлеләр кичүендә шофер баланы бәрдерә һәм вакыйга урыныннан кача. Юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер җәрәхәтләнә, урында аңа медицина ярдәме күрсәтелә.
Вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар аша элемтәгә чыгуларын сорыйлар: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 149 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Җиде җәяүле һәм шофер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Моннан тыш, 7 нче ноябрьдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 636 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Тагын 11 автомобильче исереклек билгеләре белән машина йөрткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлегендә.