Рәсемне 16а номерлы йорт фасадында күрергә мөмкин
Казанның Совет районы Танкодром микрорайонында Татарстанда төзелеш тармагы оешуга багышланган мурал барлыкка килде. Рәсемне Р.Зорге урамындагы 16А номерлы йортның фасадына төшергәннәр.
Дивардагы рәсем буыннар бәйләнешен һәм, балалар үскән урынны алга җибәреп, балачак хыялларының киләчәк һөнәргә әверелүен күрсәтә. Эшнең авторы – рәссам SlyDog 47.
Мурал ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы янында урнашкан, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Совет районы администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, ТР төзелеш тармагы оешуга 100 ел тулу скверында быел тыныч ял итү, спорт белән шөгыльләнү зоналары һәм балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Эшләр барлык киңлекнең 1,6 гектар мәйданлы территориясен колачлаячак.