Казанда Рихард Зорге урамы буенча юлны ике айдан күбрәк вакытка ябачаклар. Бу кабель сызыклары участогын төзекләндерү белән бәйле.
28 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр Рихард Зорге урамындагы 97 нче йорт янында юл өлешчә ябылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.