В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан
Фото: Денис Гордийко
Узган тәүлектә Казанда 179 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән өч кеше зыян күргән. Мәсәлән, җәяүлеләрне ике тапкыр бәрдергәннәр һәм машиналар бер тапкыр бәрелешкән. Зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
588 машина йөртүче һәм 117 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 51 очракта куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре бозылган, 112 очракта җәяүлеләргә юл бирелмәгән. 10 шофер исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.