Аварияне иртәгә 13:00 сәгатькә кадәр бетерергә планлаштыралар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Рихард Зорге урамындагы суүткәргеч челтәрендә авария булган. «Аир-Газ» СК ҖЧҖ белгечләре метрополитен төзелеше барган территориядә суүткәргечкә зыян салган.
Нәтиҗәдә, Идел буе районының кайбер йортларында су басымы төште. Биш күп фатирлы йорт, мәктәп һәм балалар бакчасында су юк, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП матбугат хезмәте.
Урында 10 берәмлек техника һәм «Водоканал» МУП авария хезмәтенең өч бригадасы эшли. Беренчел мәгълүматлар буенча, аварияне иртәгә 13:00 сәгатькә кадәр бетерәчәкләр.
Су белән автоцистерналар Фучик урамындагы 34 нче һәм Р.Зорге урамындагы 97 нче йортлар арасында урнаштырылган.