Островский урамындагы юлларның берсендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Сәбәбе — хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзелеше.
7 апрельгә кадәр 105а һәм 107 нче йортлар арасындагы юл ябылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.