Ул, якшәмбедән кала, көн саен 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшли
Фото: «Кеше приюты» проекты
Пункт, «Рамазан» мәчете янында, Окольная урамы, 25б адресы буенча урнашкан. Төшке аш алырга 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр проектның матбугат хезмәтендә.
Казанда кайнар ризык белән тәэмин итүнең тугыз пункты эшли. Бер тәүлек эчендә республика халкына якынча ике мең порция ризык бирелә, ә айга – 60 мең тирәсе. Моны кечкенә шәһәрчек халкы белән чагыштырырга була. Һәр павильонга көн саен шәһәр кафеларында әзерләнгән 300 порциягә кадәр кайнар ризык китерелә.