Казанның Нурсолтан Назарбаев урамында транспорт хәрәкәтен ике айга өлешчә чикләячәкләр. Моның сәбәбе — инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен төзү.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 19 нчы июньнән 19 нчы августка кадәр Һади Такташ урамы 78а йорты 1 нче корпус адресы буенча бина тирәсендәге юл өлешчә ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, юлларда ремонт эшләренә булу сәбәпле хәрәкәтне чикләү турындагы мәгълүмат махсус
бүлектә бастырыла.