Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2022, 10:04

Казанның Новаторлар урамында яңа котельня файдалануга тапшырылды

Ул соңгы елларда «Казэнерго» тарафыннан төзелгән бишенче котельня булды, яңа объектны эшләтеп җибәрүне Илсур Метшин тикшерде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март, Алинә Бережная). Казанда Новаторлар урамында «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең яңа блок-модульле котельнясы эшли башлады. Ул шәһәрнең Совет районындагы 28 торак йортны, балалар бакчасын, поликлиникаларны җылылык белән тәэмин итәчәк. Торак-коммуналь хуҗалык объектын эшләтеп җибәрүне Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.

Яңасы киләсе ягу сезонында эшне аварияләрсез тәэмин итә алмый торган ярты гасырлык иске котельняны алыштырды. «Иске котельня 50 ел эшләгән. Яңасында заманча технологияләр, камилләштерелгән җиһазлар кулланыла. Аның дифференциацияләү коэффициенты 96% тәшкил итә, бу бөтен микрорайонны, шул исәптән яңа төзелгән объектларны да җылылык белән ышанычлы тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләде Илсур Метшин.

27 объектны, шул исәптән 18 күп фатирлы торак йортны, бер балалар бакчасын, ике дәвалау учреждениесен, алты административ бинаны, блок-модульле котельняга тоташтырдылар. Якын арада тагын бер йорт тоташтырылачак. Моннан тыш, котельня бу районда төзелә торган йортларны җылылык белән тәэмин итәчәк.

Котельня тулысынча автоматлаштырылган, оператор кирәкми. Казаннар һәм насослар эше буенча барлык мәгълүматлар автомат рәвештә Г.Тукай урамы, 162 адресы буенча урнашкан диспетчерлык пунктына җибәрелә, дип хәбәр итте предприятиенең генераль директоры Рөстәм Габделхаков. Котельняның җылылык куәте 11,4 МВт тәшкил итә – бу иске котельняга караганда ике мегаваттка күбрәк.

Котельня эшендә өлешчә чит ил җиһазлары кулланыла, әмма казаннар һәм бик арматурасы үзебезнең илдә җитештерелгән. «Бездә комплектлаучылар запасы бар. Хәзер котельняда кулланыла торган җиһазлар якындагы 10 ел эчендә бернинди ватылусыз эшләячәк, дип ышанып әйтә алам», – дип хәбәр итте Рөстәм Габделхаков. Шуның белән бергә, предприятие хәзер үк чит ил җиһазларының илебездәге аналогларын эзли.

«Яңа шартларда без шундый ук җиһазлар сайлау буенча эш алып барабыз. Киләсе ягу сезонына әзерлек вакытында аны, һичшиксез, сынап караячакбыз һәм мәгълүматны безнең проект хезмәтләренә тапшырачакбыз. Әмма бу озак һәм җентекле эш, чөнки без бу аналогларның сыйфатына һәм ышанычлылыгына ышанырга тиеш», – дип билгеләп үтте Рөстәм Габделхаков.

Новаторлар урамындагы котельня – «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте тарафыннан соңгы елларда төзелгән бишенчесе. Моннан тыш, шул ук чорда 12 котельняга капиталь ремонт ясалган, кайбер котельняларда 27 казан һәм 62,8 км җылылык челтәре алмаштырылган.

Быел предприятие Музыка һәм Железнодорожная урамнары буенча тагын ике котельняны төзекләндерергә, кайберләрендә өстәмә рәвештә 8 казанны модернизацияләргә, 7,6 км җылылык челтәрен алыштырырга планлаштыра.

«Казэнерго» АҖ Казан кулланучыларының 25% ын җылылык энергиясе белән тәэмин итә.

Шәһәр Мэры белән бергә объектта Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов булды.

Фоторепортаж
Казанның Новаторлар урамында яңа котельня файдалануга тапшырылды
Видеорепортаж
25.03.2022 10:25
Казанның Новаторлар урамында яңа котельня файдалануга тапшырылды

Барлык яңалыклар