В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә булган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Узган тәүлектә Казанда 107 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда җәяүле һәм шофер зыян күрә – алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.
Юл-транспорт һәлакәтләренең берсе Николай Ершов урамында 63 нче йорт каршында була. 18 яшьлек шофер уңга борылганда юл бирми һәм олы яшьтәге хатынны бәрдерә. Ул көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча юл чыккан була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 73 яшьлек пенсионер ханым җәрәхәтләнә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны хастаханәдән чыгаралар.
Узган тәүлектә ТР башкаласында 679 машина йөртүче һәм 48 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 51 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 119 автомобиль йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын дүрт кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен җиде шофер тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.