В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар җәяүлеләр һәм автомобиль зоналарын аерып торалар
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь). Казанның Муса Җәлил урамында халык инициативасы белән 52 ярымшар урнаштырылган. Алар җәяүлеләр һәм автомобиль зонасын аеру өчен кирәк.
Островский урамыннан Бауман урамына кадәрге өлештә коймалар барлыкка килә – бу участок проблемалы урын булган, чөнки тротуар машиналар өчен парковкага әверелә. Ярымшарлар урнаштыруны юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиядә максатчан дип таныганнар. Эшләр урамнарны комплекслы төзекләндерү программасы буенча башкарылды.
Шулай ук ярымшарлар Николай Ершов һәм Тура урамнарында (Иске Горки поселогы) урнаштырылды, дип хәбәр иттеләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.