В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе вакыйганың шаһитларын эзли
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Казанда 11 яшьлек кызны бәрдергәннәр. Шофер вакыйга урыныннан качып киткән.
Юл-транспорт һәлакәте Коләхмәтов урамындагы 25/1 нче йорт ишегалдында 15 нче гыйнварда 16:30 сәгатьтә була. Зыян күрүчегә травматология пунктында медицина ярдәме күрсәтелә һәм өенә кайтарып җибәрелә. Казанның Дәүләт автоинспекциясе вакыйганың шаһитларын түбәндәге телефоннар аша элемтәгә чыгуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә шәһәрдә 158 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда җиде кеше зыян күрә, шул исәптән ике җәяүле, ике шофер һәм өч пассажир. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.
Узган ял көннәрендә 502 шофер һәм 46 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 68 кеше куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, тагын 115 автомобильче җәяүлеләргә юл бирмәгән. Бер машина йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен сигез шофер тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча дәүләт автоинспекциясендә.