В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Участокта суүткәргеч трассасы төзелеше барачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). Казанда ел ахырына кадәр Краснококшайск урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Сәбәбе – суүткәргеч трассасы төзелеше.
11 нче декабрьдән 31 нче декабрьгә кадәр Краснококшайск урамындагы 43 нче йорт янында юллар өлешчә ябылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенең чикләнүе турындагы мәгълүматны махсус бүлектә күзәтеп була.