Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2022, 12:41

Казанда Гвардия урамында ике юнәлештә дә туры автомобиль юллары ачылды

Ике яклы хәрәкәт сигез полоса буенча оештырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Казанда Гвардия урамында төзелүче Вознесение тракты белән кисешкән урында ике юнәлештә дә туры автомобиль элемтәсе ачылды. Ике яклы хәрәкәт сигез полоса буенча оештырылган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юл эшләре барган вакытта Гвардия урамында хәрәкәт вакытлыча әйләнеп узу юлы буенча оештырылды. Г.Кутуй урамыннан Р.Зорге урамына таба туры юл 13 нче сентябрьдә ачылды. Ә 21 нче сентябрьдән Җиңү проспекты буенча булачак Вознесение тракты белән кисешкән урында туры элемтә ачылды.

Исегезгә төшерәбез, Вознесение тракты төзелеше узган елның җәендә башланды. Беренче этап кысаларында Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы участокта үткәргеч юллар, җир асты җәяүлеләр кичүләре төзү, челтәрләрне яңадан урнаштыру эшләре алып барыла.

Төзелә торган юл Мамадыш трактын гына бушатып калмыйча, Вознесение, Олы Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка поселокларында, «Весна» һәм «Светлая долина» торак комплексларында транспорт ситуациясен өлешчә яхшыртачак. Моннан тыш, магистраль төзү Совет районында Родина, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә гомуми мәйданы 293 гектар булган территорияне үстерүгә этәргеч булды. 2021 елның мартында расланган планлаштыру проекты нигезендә, күпфатирлы йортлар һәм социаль объектлар, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары һәм поликлиника төзү күздә тотыла. Планлаштыруга комплекслы якын килү территорияне Вознесение тракты белән бәйләргә һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүне күздә тотарга мөмкинлек бирде.

Фоторепортаж
Гвардия урамында ике юнәлештә дә туры автомобиль хәрәкәте ачылды
Барлык яңалыклар