Татарстан башкаласының Газ урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Бу газүткәргечнең җир кишәрлеге чигенә кадәр тармаклануы белән бәйле.
6—19 февральдә 35 һәм 36 нчы йортлар тирәсендә машина йөрү юлын өлешчә ябачаклар, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.