В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юл өлешендә торгызу эшләрен башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь). Казанның Фучик урамы участогында, Фучик һәм Ломжа урамнары чатында хәрәкәт чикләнәчәк. Юл участогы транспорт өчен 13 нче октябрь төненнән 14 нче октябрь иртәсенә кадәр ябылачак. Бу юлның ярылган урынында торгызу эшләрен башкару белән бәйле.
Моңа кадәр авария участогын белгечләр тикшергән, башлангыч мәгълүматлар буенча, грунт ашалган. Бүген, 23:00 дән соң, юл хезмәтләре өске капламны ачып, ярыкларны һәм убылган урыннарны вак таш белән тутырырга ниятлиләр. Автомобиль йөртүчеләргә бүген төнлә үзләренең маршрутларын әйләнеп узу юлларыннан планлаштырырга киңәш итәләр. Иртә белән бу участокта хәрәкәт ачык булачак. Альтернатив әйләнеп узу юллары әзерләнгәннән соң торгызу эшләре дәвам итәчәк.
Хәрәкәтне вакытлыча чикләү юлдагы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кертелә.