Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казанда Фрунзе урамында автомобильләр хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде. Ул инженер челтәрләрен чыгару белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
19 нчы гыйнвардан 6 нчы февральгә кадәр Коләхмәтов урамыннан Фрунзе урамындагы 13 нче номерлы йортка кадәр юл участогы хәрәкәт өчен ябылган.